“Туганайлар”дан – мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм
Хәбәрләр

“Туганайлар”дан – мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм

Мобилизацияләнүче ватандашларыбызның язмышына битараф булмаган һәркем “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.

Хезмәт коллективлары, төрле оешмалар, мәктәп укучылары, авыл җирлекләре дә хәлдән килгәнчә үз өлешен кертә. Шул исәптән, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә аннан читтә калмады.

“Туганайлар”газетасы редакциясе дә, егетләребез өчен көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек әзерләде. Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Ир-егетләребез безнең терәкне тойсыннар, без җибәргән әйберләр аларны рухландырсын, күңелләрендә өмет уятсын, тиз арада исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

 


Нет комментариев