«Туганайлар» газетасына 20 ел тулу уңаеннан кичә узачак
Хәбәрләр

«Туганайлар» газетасына 20 ел тулу уңаеннан кичә узачак

Чарада йөз еллык тарихы булган керәшен матбугатына экскурс, редакциянең «йөзләре», этнокультура йолдызларының чыгышы көтелә.

5 октябрь Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Худяков урамы,11) "Туганайлар" газетасы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә "Туганайларга - 20 ел" дип исемләнгән кичә уздырачак.

Кичәнең программасында: керәшен матбугатының 100 еллык тарихына экскурс, "Туганайлар" газетасына нигез салучылары һәм аның бүгенге хезмәткәрләре белән танышу, газета битләренең геройлары, керәшен иҗтимагый оешмасының активистлары һәм ветераннары белән аралашу, этнокультура йолдызлары - Вадим Захаров, Татьяна Ефремова, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Олег Фазылҗанов, "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле һәм башкалар.

Аннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында махсус күргәзмә һәм фотозона да оештырылачак. 

Сезне бәйрәм кичәсендә көтеп калабыз. Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү бушлай, яшь чикләве - 0+.

 

 

 


Нет комментариев