Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» газетасы Зәй районының керәшен авылларында иҗади командировкада булды

13 сентябрь көнне «Туганайлар» редакциясенең журналистлары Фрида Вәлитова, Алина Кондратьева һәм Алинә Галимҗанова Зәй районының Якты Күл, Сәвәләй, Керәшен Мәлеме һәм Баграж авыллларында булдылар.

Зәй районында керәшеннәр яши торган барлыгы 24 авыл бар. Бүген без шуларның 4сендә – Якты күл, Сәвәләй, Керәшен Мәлеме һәм Багражда булдык.

Зәйгә килү белән безне карендәшебез, республика керәшен оешмасының идарә члены, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин каршы алды.

Башта Петр Сергеевич безгә Зәйдә төзелеп килә торган керәшен чиркәве турында сөйләп, төзелеш бара торган урынга алып барды. Анда  храм настоятеле отец Александр Расторгуев белән сөйләштек. Зәй халкы өчен бу керәшен чиркәве төзелү - зур сөенеч. Аны төзүгә үзеләренең өлешләрен керткән карендәшләребез белән дә аралаштык.

Шуннан соң, авыллар белән якыннанрак таныштык. Якты Күлдә безне җирлек башлыгы Зиннур Мохтаров һәм клуб мөдире Татьяна Егорова каршы алды. Авылның «Керәшен моңы» ансамбле җыр-биюләрен яңгыратты.

Сәвәләй авылында җирлек башлыгы Сергей Маклаков каршы алды. Ул безгә авыл турында сөйләп, эшчән халкы белән таныштырды. Шулай ук, клуб мөдире Ләйлә Сабаева белән дә аралашып алдык. Ул безне маскировка челтәрләре үрүче түтиләр янына алып барды. 

Элек «Сәвәләй» ансабмленә йөргән түтиләр безгә үзләренең борынгы, матур җыруларын җырлап күрсәттеләр, хәтта, биеделәр дә. Шундый рәхәт булды алар белән аралашып алу. Сәвәләй мәктәбендә дә булдык. Авылның берничә ел элек кенә төзелгән чиркәвен (төп төзүчесе – Татарстанның халык артисты, Сәвәләй авылы егете – Виталий Агапов) күреп сокландык. Чиркәүдән ерак түгел «Зират чишмәсе»нең суларын эчеп, шифа алдык. Аннан Керәшен Мәлеменә юл тоттык…

Мәлемдә без төзекләндерелә торган чиркәүне күреп киттек. Күптән түгел бу чиркәүгә купол куелуы турында язган идек. Монда безне җирлек башлыгы Ленар Сибгатуллин белән чиркәү старостасы Николай Тихонов каршы алды. Шулай ук, авыл чишмәсенә дә купель ясап ятулары иде. 

Сарсаз Баграж авылында да мәдәният йортында булдык. Ана шулай ул, маскировка челтәре үрүчеләр һәм СВОда катнашучыларның госпитальдә ятучылары өчен эчке киемнәр тегүчеләр белән аралаштык. Безне бу авылды Алексей Герасимов белән Павел Минеев каршы алды. Алар авыл турында сөйләделәр, экскурсия ясадылар. Библиотекага, музейга кереп чыктык. 

Зәй ягы матур табигате, ачык күңелле, кунакчыл, актив кешеләре белән сокландырды. Якты Күл, Сәвәләй, Мәлем, Сарсаз-Баграж авылларына сәфәр турында газетабызның киләсе саннарында укый алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев