Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар Олы көнгә җыя

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте берьюлы ике бәйрәм уздыра.

Түбән Кама шәһәре Халык иҗаты йортында “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбленең 30 еллык юбилее һәм традицион Олы көн бәйрәме була.

Шимбә көнне, ягъни 21 апрельдә Халык иҗаты йортына килүчеләрне, керәшен кунакчыллыгы белән, ишек төбендә үк, милли киемле кызлар-егетләр “Христос терелеп торган” дип каршы алачаклар.

Бәйрәм концерты алдыннан, бер сәгать дәвамында, халык фойеда төрле күңел ачу чараларында катнаша ала.

Әлбәттә, иң кызыгы, иң күңеллесе күкәй тәгәрәтү уены булачак.

“Баш чишмә” ансамбле җитәкчесе Надежда Кузьмина керәшен биюе буенча мастер-класс оештыра. Теләге булган һәр кеше керәшенчә биергә өйрәнә алачак. Фойедагы җырлы биюләрдә дә катнашмый калмаслар.

“Ыру агачы” остаханәсенең уенчык ясау, Пасха символларын – агачтан ясалган күкәй һәм куличне буяу, бизәү буенча мастер-классларында да теләгән һәркем үз осталыгын сыный ала.

“Туганнарның ачык җөзләре” дип аталган өр-яңа күргәзмә дә игътибардан читтә калмас. Анда урын алган тарихи фотоларда, бәлки, кемнәрдер Чәбия һәм Актүбә авыллары керәшеннәре арасыннан үзләренең танышларын, кардәшләрен танырлар.

Фотога төшәргә яртаучылар өчен керәшен милли үзенчәлеген чагылдырган махсус фотозона да була. Анда Россия Президенты гранты кысаларында, табигый зурлыкта ясалган керәшен киемле кыз белән егет манекеннары да урын ала.

Бәйрәм концертында “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле һәм, шулай ук, район авылларындагы керәшен ансамбльләре чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев