Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың “Ыру агачы”

Яңа ел алдыннан Түбән Кама җирле керәшеннәре оешмасында “Ыру агачы” иҗат остаханәсе эшли башлады.

Аны ачу тантанасында шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов остаханәгә килгән яшьләрне котлап чыгыш ясады. Кул эше серләрен үзләштерү өчен бирегә җыелган керәшен һәм башка милләт кызларының халкыбыз традициясен, милли йолаларын, культурасын саклауда үзләреннән лаеклы өлеш кертүләрен теләде.  

Беренче килүләрендә кызлар чигү алымнары һәм керәшен киемнәрендә, бистәрләрендә, саклавычларда (алатырь) еш очрый торган бизәк-орнаментлар белән таныштылар. Мәҗүсилеккә барып тоташа торган һәм борынгы билге булган саклавыч – яшәү, кояш һәм яктылык символы. Ул – хатын-кызларны, ир-егетләрне һәм йортларны да саклаучы талисман-билге. Кызлар саклавыч-билгене керәшен культурасында төп төсләрдән булган кызыл, кара һәм акка буядылар.

Һәрберсе үз күңел хисләрен кушып ясаган, бизәгән саклавыч-билгеләрне кызлар нишләтерләр икән? Сувенир итеп сакларлармы, әллә яшерен уй-хыялларын да кушып, җан сөйгәннәренә бүләк итәрләрме. Сорамыйк, оялтмыйк кызларны. Яңа ел ул могҗизалары белән дә кадерле. Ә кызлар күңеле – сер дөньясы... Бәхетләре саклавыч-билгегә уралып, килер елларының һәрберсен нурга төрсен...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев