Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың керәшен чиркәвендә яңа билгеләнгән епископ беренче келәү уздырды

Келәүдә шәһәр администрациясе вәкилләре дә катнашты.

26 мартта Түбән Каманың Рождество Христово керәшен чиркәвендә күптән түгел билгеләнгән Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий тәүге тапкыр келәү уздырды. 

Епискобны храм янында шәһәр администрациясе вәкилләре, шул рәттән шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина, прихожаннар, атнакөн мәктәбе укучылары каршы алды. Шулай ук, "Сүрәкә" халык фольклор ансамбле катнашучылары Елена Зәйдуллина һәм Ариана Кадырова да әлеге истәлекле вакыйгада катнашты.

Владыка Пахомий белән бергә келәүне Түбән Кама округы благочинные Александр Колчерин, Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясен оештыру бүлеген җитәкләүче протоиерей Павел Чурашов, Покров округы благочинные Виталий Кузьмин, иерей Виктор Тихонов, иерей Артемий Ямашев, иерей Димитрий Яковлев, иеромонах Силуан (Касимов) алып барды. Келәү чиркәү-керәшен телендә узды.

– Искиткеч храм, милли төсмерләрдәге очрашу, ике телдәге служба... Мин үзем дә хәзер чиркәү-керәшен телен өйрәнә башлыйм. Бүген моңа беренче адым ясадым. Сезнең ярдәм белән зур миссиямне үтәрмен дип өметләнәм, – дип прихожаннарга мөрәҗәгать итте владыка.

Службадан соң яңа билгеләнгән епископ шәһәр башлыгы Рамил Муллин белән очрашты. Киләчәккә планнар, эш алып бару тәртибе турында сөйләшү узды.

Фото: Түбән Кама администрациясе пресс-үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев