Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада керәшен культурасы фестивале булды

11 июль кичендә Түбән Кама шәһәренең «Семья» паркында, район һәм төбәк керәшен фольклор ансамбльләре катнашында, II керәшен культурасы фестивале уздырылды.

«Керәшен дигән халык бар» исеме астында оештырылган фестивальдә Түбән Кама белән беррәттән, Алабуга һәм Әлмәт районнарыннан килгән керәшен фольклор ансамбльләре, аерым җырчылар да чыгыш ясады. 

«Семья» паркының амфитеатрга охшатып төзелгән концерт мәйданы яныннан ул кичне беркем дә тыныч кына узып китә алмады. Бар да тукталып, керәшеннәрнең җыруларын, биюләрен, уеннарын карады. 

Фестивальдә Түбән Каманың үзеннән «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», бу район авылларыннан «Ак түтиләр» (Олы Аты авылы), «Җирекле моңнары» (Кече Җирекле), «Нариман керәшеннәре» (Нариман) фольклор коллективлары чыгыш ясады, ә Байданкино авылыннан Вероника Боярова катнашты. Тамашачы Алабуганың «Ак каз» һәм Әлмәт районының Кәләй авылыннан «Кәләем» фольклор ансамбльләре җыруларын аеруча яратып тыңлады. Әлмәт ансамбленнән Валентина Исламова-Брагинаның «Кәләй урамы көе»н башкаруы фестивальнең иң матур мизгелләреннән берсе булгандыр. Валяның «Кәләй урамы көе»н түбәнкамалылар, хәтерем ялгышмаса, моннан утыз еллар элек беренче мәртәбә ишетеп, сүзсез калганнар һәм туктаусыз алкышлап, кат-кат чакырып җырлатканнар иде. Ул чагында әле Валентина да яшь, керәшен җыруларының да олы сәхнәдә яңгырый башлаган гына еллары иде. Гомер узса да, Кәләй кызы Валентинаның тавышы һаман да яшь, һаман да шулай күңелләрне тетрәндереп, җаннарны елата…

Аерым җырчылардан, заманында Түбән Кама керәшен оешмасын җитәкләгән, озак еллар «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе булган Галина Сабированың сагындырган моңын да ишетте тамашачы. Чыгышы белән Мөслим ягындагы Яңа Усы авылыннан булган Галина Ивановнаның керәшен җыруын бар да сокланып тыңлады.

Бик күп конкурслар лауреаты, шушы фестивальдә катнашу өчен Казаннан махсус кайткан Лариса Басыйрованы да тамашачы алкышларга күмде. 

Түбән Каманың Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Вольные распевы» казак ансамбле дә Нагайбәкләр җыруын оста башкарды. 

Ольга Афонова белән Ольга Вәлиуллина фестивальне, һәрвакыттагыча, оста алып бардылар.

Фестиваль азагында сәхнәгә, бер кочак Рәхмәт хатлары, бүләкләр күтәреп, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова белән оешманың идарә члены Виктор Шадрин чыктылар. Алар халыкны Питрау бәйрәме белән котлап, инде икенче мәртәбә уздырылган керәшен культурасы фестивалендә катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Фестивальне оештыруда зур тырышлык куйган актив керәшеннәргә, җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

«Семья» паркының Питрау чәчәкләре, керәшен бистәрләре һәм башка милли әйбер-кара белән бизәлгән концерт мәйданында җыру-биюгә, балалар өчен оештырылган уеннарга, мастер-классларга уралып узды фестиваль. Аны оештыруда матди һәм финанс ярдәме күрсәткәне өчен, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага рәхмәт әйтә-әйтә таралышты халык. Арада «икенче елның Питрау бәйрәменә кадәр сагынып сөйләрбез, тату бертуганнардай, барыбыз бергәләп рәхәтләнеп биеп, артистларга кушылып җырлап күңел ачтык», дип бәйрәм кәефләрен, хис-кичерешләрен җиткерүчеләр дә булды. 

Чыннан да, читтән карап-күзәтеп торучылар өчен, бу кичне Түбән Каманың «Семья» паркына тату бер олы керәшен гаиләсе җыелгандай тоелгандыр. Әнә бит, Келәтле егете, «Медтехника»ның генераль директоры Геннадий Муллин да: «Бүген «Семья» паркына керүе үк күңелле. Үзебезнең җанга якын керәшен җырулары әллә кайдан ишетелеп тора», — дип әйтеп куйды. Аның сүзләренә җирле керәшен оешмасының идарә члены Лида Тартмина да кушылып, бу фестивальнең киләчәктә дә шушылай матур үтүенә өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев