Халык иҗаты йортында балалар өчен керәшен фольклорына багышланган дәрес уздырылды.
Шәһәр халкында, шул исәптән яшьләрдә һәм балаларда керәшен мәдәнияте белән кызыксыну, аңа игътибар артканнан-арта бара.

«Милли» проектны тормышка ашыру максатыннан, балаларны җыеп, Эльмира Гыйльметдинова, Ольга Вәлиуллина керәшен милли кименәре, бәйрәмнәре, уен-йолалары белән таныштырдылар. Балалар үзләре дә керәшен көенә әйлән-бәйлән уйнады.


Нет комментариев