Түбән Кама районы керәшеннәре оешмасының проекты республика грантын откан
Проект юкка чыккан авыллар, аларның халкы, онытылган йола-гадәтләре турында тарихи истәлекне өйрәнү, торгызуны күздә тота.
Түбән Камадан берьюлы дүрт номинант грант конкурсында җиңүче булган. Әлеге конкурста коммерцияле булмаган оешмалар катнашып, республика бюджетыннан проектка ярдәм ала. Түбәнкамалыларга ике миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Грантны отучылар арасында Түбән Кама районы керәшеннәре оешмасы да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль район хакимиятенең яңалыклар төркеме хәбәр итә.
Алар исә керәшенәрнең онытылган традицияләре турында сөйләргә ниятли. Проектлары Халыклар дуслыгы йорты базасында керәшен халкының мәдәни мирасын торгызу буенча төбәкне өйрәнү мәйданчыгы булдыруны күздә тота. Проект кысаларында, юкка чыккан авыллар, аларның халкы, онытылган йола-гадәтләре турында тарихи истәлекне өйрәнү, торгызу, шулай ук керәшен халкының бәйрәм культурасын популярлаштыру буенча чаралар үткәрү оештырылачак.
Волонтерлар Чәбия, Актүбә авыллары, аларның халкы, гореф-гадәтләре турында эзләнүләр алып барачак. Юкка чыккан авылларда яшәүчеләрнең тормышы турында күргәзмә-экспозицияләр, тикшеренү проекты нәтиҗәләрен тәкъдир итү оештырыла. Моннан тыш, оештыручылар клип төшерергә дә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев