Түбән Кама керәшеннәре клип төшергәннәр - видео
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре клип төшергәннәр - видео

Җырны «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Ольга Вәлиуллина башкара.

Түбән Кама керәшеннәре җәмгыяте "Алан-Полян" дип аталган җырга клип төшергәннәр. Җырны "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Ольга Вәлиуллина башкара.

Клипны Балык бистәсе районының Алан-полян авылында төшергәннәр. Съемкаларда, шулай ук, авылның җирле фольклор коллективы "Алан" да катнашкан.

Клипны Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте рәисе Тамара Багаутдинованың туган көненә багышлаганнар. 

Җырның авторлары: А.Большакова көе һәм сүзләре (Чөмәр Павел һәм Нарпа кызы), Р.Вәлиуллин аранжировкасы, баянда - А.Нәҗмиев. Клип өстендә эшләүче - И. Шарафуллин.

"Алан-полян" съемкаларыннан фотоларны һәм клипның үзен дә түбәндә урнаштырабыз. 


Нет комментариев