Халык кәгазь счетлардан файдаланудан гариза язып баш тарта алачак.
Россиянең бөтен территориясендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләүләр кертү күздә тотыла, шуңа күрә халык кәгазь счетлардан файдаланудан гариза язып баш тарта алачак.
Билгеләп үтелгәнчә, тиешле закон проектын Краснодар краеннан «Бердәм Россия» депутатлары әзерләгән. Ә Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе белән төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча профиль комитеты аны хуплаган.
Нет комментариев