Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмле булсын чебурек!

Өйдәгеләрегезне тәмле чебуреклар белән сыйлагыз. Кем итнекен ясый, кемгә бәрәңгенеке ошый – анысын үзегез сайларсыз.

Шулай итеп, чебурек камырына 500г. он, 1 чәй калагы тоз, 50 мл үсемлек мае, 150 мл кайнап чыккан су кирәк булачак.

Онга тоз һәм майны кушып, җиңелчә генә богатып алыгыз. Аннан соң  болгата-болгата өлешләп кайнар су салыгыз. Тәүдә кашык белән болгатсагыз, бераз суынгач, кул белән камыр басыгыз. Камыр үзләнгәч, пленка белән каплап, 30 минут ял иттерегез.

Шул арада эчлеген әзрели тора аласыз.

Итле эчлек өчен 300-350 г ит фаршы, 2-3 суган, тәменчә тоз һәм кара борыч, 50-80 мл салкын су, яшел тәмләткечләр кирәк.

Ит белән суганны иттарткычтан үткәрергә кирәк. Әзер фарш куллансагыз, туралган суганны шунда кушасыз. Тоз һәм борыч өстәргә, су салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк. Эчлек куе каймакны хәтерләтергә тиеш. Шуңа күрә итнең катылыгына карап, су күләмен үзгәртергә мөмкин.

Камырны җәйгәч, түгәрәкләргә кисәргә дә, һәр чебурек камырын аерым-аерым җәергә дә була. Майлы табада йөздереп, ике ягын да кыздырып алгач, өйдәгеләрегезне өстәл артына чакырып торасы да булмый. Алар үзләре йөгереп килеп утырачак! Ашларыгыз тәмле, өйдәге ялларыгыз күңелле үтсен!    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев