Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татмедиа каршысында Медиа-Питрау бәйрәме гөрләде - фото, видео

«Туганайлар» газетасы быел өченче тапкыр ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Питрау бәйрәме оештырды.

Бәйрәмебезгә быел да халык бик күп килгән иде. Скверда чәчәкләр, такыялар белән фотозона ясалды, килгән кунаклар Питрауда пешерелә торган ризыклар белән сыйланды. Чынлап торып, чәчәк һәм җиләк бәйрәме булды бу.

Ә бәйрәмне «Керәшеннәр» КВН командасының капитаны Дмитрий Баранов алып барды, инде чараның диджие – «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активитсы – Вадим Шрыков булды. 

«Медиа-Питрау»ны йөзек кышыбыз - «Бәрмәчек» дәүләт фольклор ансамбле (җит. – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова) биючеләре үзләренең дәртле биюләре белән башлап җибәрде һәм бу бәйрәмнең ахырына кадәр күтәренке кәеф бирде. 

«Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина килгән кунакларны Питрау бәйрәме белән котлады һәм җитәкчеләргә һәм бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән артисларга, фольклор ансамбльләргә рәхмәт белдерде.

«Туганайлар» газетасы республикадагы керәшеннәрне берләштерә. Алар турында яза, аларның йола-гадәтләрен, җыр-моңнарын, йолаларын саклый. Подписчикларбызны югалтмыйча, бүген дә «Медиа0Питрау»да очрашуыбызга бик шатбыз. Бүген бәйрәмгә килгән барлык кунакларны, журналистларны Питрау белән котлыйбыз», – дип сөйләде Юлия Юрьевна.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Медиа-Питрауның традициягә әйләнеп баруын әйтте.

«Бу бәйрәм традициягә кереп килә. Елдан ел кеше дә күбәя, «Туганайлар»ның укучылары да шулай артып килер. Бу бик матур бәйрәм. Киләчәктә дә бергә оештырырга, бергә ял итәргә язсын. Бәйрәм белән барыгызны да», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Бәйрәмдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та кунакларны сәламләде:

«Туганайлар» газетасын котлыйм. Алар бик актив газета. «Туганайлар» – «Татмедиа»ның байлыгы. Керәшеннәр культурасын, традицияләрен таратып, өйрәтеп торучы структура. Алар бик актив рәвештә интернетта, социаль челтәрләрдә эшлиләр. Татар халкы күп кырлы, күп төрле, ләкин без бер халык. Матур итеп, бер-беребезне аңлап, шатлык-сөенечләр белән яшәргә кирәк», – диде ул.

Шамил Мөхәммәт улы намуслы хезмәтләре һәм «Туганайлар» газетасын үстерүгә керткән лаеклы өлешләре өчен редакциянең офис-менеджеры Эльмира Шәйхеевага – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Грамотасын, ә корреспондент Фрида Вәлитовага «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатын тапшырылды.

Бәйрәмебездә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм мәдәни үзәкнең хезмәткәрләре дә бар иде. Людмила Даниловна да бәйрәмдә чыгыш ясап, «Туганайлар» белән горурлануын белдерде.

«Питрау бәйрәме бер атна буена бара. Аны «Питрау атнасы» диләр. Өченче ел Медиа-Питрауга киләм. Мондый чаралар элек юк иде, бу яңа формат, заманча. Бик матур чара. Ул озын гомерле булсын, ел саен узып торсын. «Туганайлар» үссеннәр, зурайсыннар, шулай зурлансыннар. Мин бу газетада ун ел эшләгән кеше. Мин моның белән горурланам. «Туганайлар» өчен шатланам һәм аларга уңышлар телим. Һәр керәшен йортына «Туганайлар» килсен. Яшәсен «Туганайлар», яшәсен Медиа Питрау», – диде Людмила Белоусова.

Татарстан Республикасы керәшеннәренең этномәдәни тормышын үстерүгә керткән өлеше өчен «Туганайлар» газетасының веб-редакторы Алина Кондратьевага Рәхмәт хаты да тапшырды Людмила Даниловна.

«Медиа-Питрау»га әле күптән түгел генә республикакүләм Питрау бәйрәмендә, «Кряшен чибяре» конкурсында беренче урын алган чибәр кызыбыз – Светлана Иванова да килгән иде. Титуллы керәшен кызы белән күпләр фотога, видеога төште, журналистлар аннан интервью алды. 

Бәйрәмебез берсеннән-берсе матур һәм таланты җырчыларыбызының чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәмдә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солитслары, Татарстанның атказанган артистлары –  Александр Игнатьев һәм Оксана Дмитриева, «Керәшен чибәре-2014» Алина Давыдова, эстраданың «зажигалочкасы» Римма Никитина, «Туым Жондозы» һәм «Йолдызлык» фестивальләре лауреатлары Амелия Феофанова белән Иван Пугачев һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк каршында эшләүче «Казансу» ансамбле (җит. – Павел Александров) чыгыш ясады. Бәйрәм азагында популяр җырлар авторы – Илназар да халыкка үз җырларын тәкъдим итте. 

 

 

 

Питрау - елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты.  Бәйрәм дә шулай күңелле узды. Килгән кунаклар зур канәгатьлек белән таралыштылар. Җыру-биюләр белән бергә Питрау сынамышлары да искә төшерелде. Сынамышларны иң шәп белүчеләргә бүләкләр дә бирелде.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Элина Якупова үзенең кул эшләрен – этник сувенирлар выставкасын да алып килгән иде. 

«Туганайлар» газетасын хөрмәт итеп, бәйрәмгә килгән җитәкчеләребезгә, коллегаларыбызга, мәдәни үзәккә һәм дә артистларга зур рәхмәт! 

Бәйрәмнән Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев