«ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков «Туганайлар»ны туган көне белән котлады
«ТАТМЕДИА» агентлыгында медиа директор вазифасын үтәүче Әлфия Әдиятова «Туганайлар»га уңышлар, кечкенә коллектив белән зур эш эшли алу сәләтен саклауны теләде.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Туганайлар» керәшеннәр газетасын унсигез яшьлек туган көне белән котлады. «Туганайлар» коллективы бу көннәрдә «ТАТМЕДИА» бинасының ремонтланган унынчы катына күчте. Шушы уңайдан бүген редакциядә бәйрәм үтте.
«Туганайлар»сыз һәм керәшеннәрсез татар халкын күз алдына китереп булмый. Керәшеннәр — безнең милли горурлыгыбыз, байлыгыбыз. Бергәләп бер милләт булып яшибез. Тигез итеп эшләп килүче коллективның булуы бер байлык булып тора. Бер хыялыбыз — коллективка егет кирәк. Бәлки «Керәшен егетен эзлибез» бәйгесен игълан итәргәдер.
Сезнең күченүегез алдан уйланмаган эш иде. Әмма шушы бүлмәләрне күргәч, күңелемдә бер ният туды: бирегә яшь чибәр кызларны утыртырга кирәк. Ремонт эшләнгәч, әлеге бүлмәләрне махсус сезгә бүлеп бирдек. Киләчәктә тырышып эшләргә, кызыклы контент булдырырга, социаль челтәрләрдә үсәргә телим. Алла боерса, сезгә телефон бүләк итәрбез», — диде Шамил Садыйков.
«Туганайлар» редакциясендә эшләүче журналист Милена Новиковага «ТАТМЕДИА» АҖ исеменнән грамота тапшырылды.
- «Туганайлар» газетасы 2002 елда Яр Чаллы шәһәрендә басыла башлаган. 2014 елда әлеге басма Казанда чыга башлый. Басманың бүгенге тиражы — 1327 данә. Газета айга ике тапкыр рус кушымтасы белән басылып чыга. 2018 елдан баш мөхәррир вазифасын Юлия Губина башкара.
Алинә Айдарова , «Татар-информ»
Тагын укы:
"Туганайлар" газетасы тарихыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев