Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татлы букетлар ясаучы Мөслим ягы кызы Ирина

Ирина Мөслим районының Яңа Усы авылы кызы. Буш вакытытнда тәмле чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә.

Хәзерге заманда һәркем нинди дә булса күл эше белән шөгыльләнә: бәйли, чигә, картиналар ясый, конфетлардан ясалган букетлар һәм башкалар. Карендәшләребез арасында да мондый осталар күп. Яңа Усы кызы Ирина да эштән соң яисә ял көннәрендә «тәмле чәчәк»ләр ясый.

Һөнәре буенча сатучы ул, бүген дә җирлектәге сәүдә үзәгендә яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып хезмәт куя, сәүдә ноктасы тота.

— Шушындый төр букетлар ясау турында уй былтыр ноябрьдә күңелемә килгән иде. Тик кулга тотып эшләү ничектер кичектерелеп килде. Быел катгый карарга килеп, Башкортостанда махсус курсларда укып кайттым. Апрель аенда башлаган идем, инде шөкер, уңышлы гына матур букетлар туа, — ди Ирина Шәвәлиева.

Мәңге шиңмәс чәчәкләр ясавы турында дуслары да яратып сөйли. 

«Күз явын алып балкып утырган бәйләмдә роза, хризантема, гортензияләр тупланган. Зефирдан ясалган чәчкәләр теләсә нинди бәйрәмгә иң яхшы бүләк», – дип әйтә алар.

Мөслим-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев