Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Миронова: “Сагынуың шуннан белермен, үзебезчә, керәшенчә, җырлап керсәнә”

“Зәй районының Югары Баграж авылы мәдәният йортында “Шигъри мизгелләр” Һәвәскәр шагыйрәләр берләшмәсе эшли.

Керәшен халкы элек-электән үк иҗат итәргә, кул эшләре башкарырга, җырулар, такмаклар чыгарырга оста булган. Хәзер дә Югары Баграж авылында иҗат итәргә оста булган кешеләр яши. Шагыйрә Татьяна Миронованың “Үзебезчә, керәшенчә...” шигырендә туганлык хисләре ачык чагыла. “Туганнар бер-берсенең хәлләрен белешеп, ярдәм итешеп яшәргә тиеш”,- ди ул.

 

Туганым, туганым, әй ләр килсәнә,

Минем хәлләремне белсәнә.

Туганлыгың шуннан белермен,

Үзебезчә, керәшенчә, җырлап керсәнә!

 

Туганым, туганым, әй ләр килсәнә,

Миңа кулларыңны бирсәнә.

Сагынуың шуннан белермен,

Үзебезчә, керәшенчә, җырлап керсәнә!

 

Туганым, туганым, әй ләр килсәнә,

Миңа "туганыем", дисәнә.

Җаратуың шуннан белермен,

Үзебезчә, керәшенчә, җырлап керсәнә!

 

Туганым, туганым, әй ләр дисәнә,

Ешрак яннарыма килсәнә.

Минем күңелемне күрсәнә,

Үзебезчә, керәшенчә, җырлап керсәнә!

“Зәй офыклары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев