Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: «Аякта басып кала алмасмын дип курыккан идем»

4-5 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Үзгәреш җиле» фестивале узды.

Инде икенче ел рәттән аңарда керәшен җырчысы Татьяна Ефремова да катнашты.

Татьянаның фестивальгә кереп китүе, катнашуы һәм чыгышыннан соң булган хис-кичерешләре турында үзеннән сорадык.

– Фестиваль турында күптән белә идем, ләкин ничек анда ничек эләгеп булуын гына белмәдем. Артистлар белән сөйләштем дә, җырларымны оештыручыларга күрсәтергә булдым. Алар бит җырчыны түгел, җырны сайлап алалар.

Былтыр 20 якын җыр җибәрдем. Аларга берсе генә – “Тихо гуляй, мой милай” ошады. Җырның энергетикасы, чыннан да, шәп. Ярый, җыр ошый, башкару ошый, ә менә аны сәхнәдә кем башкарачагы барыбер билгесез иде. Оештыручылар, проект җитәкчеләре фотографиямне, буй һәм авырлыгымны сорадылар. 3 айдан соң гына, мине тәүге репетициягә чакырдылар. Ярты ел эчендә материалны әзерләп өлгермисең я булдыра алмыйсың икән, проекттан алып та атырга мөмкин иделәр.

Быел Татьяна ике җыр башкарды:”Җәйнең матур аяз таңнарында” һәм “Талы-талы”.

– Быел дә бик әйбәт узды. Үземнән кәнәгать. Борчылган берничә урын гына бар иде. “Талы-талы” җырын башкарганда 11 сантиметрлы каблукларда бии-бии, баскычтан төшәргә кирәк иде һәм шул ук вакытта җырларга да. Инде аякта басып кала алмасмын дип курыккан идем, тик спорт белән шөгыльләнү миңа ярдәм итте.

Әнә шулай икән артист тормышы. Җырлаудан да авыррак, сәхнәдә ул җырны тамашачыга тәкъдим итү. Нинди генә югары дәрәҗәле артист булмасын, ул үз өстендә эшләргә, камиллеккә омтылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев