Татарстанлыларны көчле бозлавык һәм кар көтә
Хәбәрләр

Татарстанлыларны көчле бозлавык һәм кар көтә

31 гыйнварда Татарстан территориясендә кар һәм буран көтелә.

Юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин, дип кисәттеләр республика Гидрометеоүзәгендә. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Һава торышы алмашынучан болытлы булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, аның тизлеге секундына 15 метрга җитә ала.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -5..0 градус тәшкил итә.

 


Нет комментариев