Быел республика кырларында ашлык күкрәп үсте.
Урып-җыю башланганнан алып хәзерге вакытка кадәр барлыгы 789,2 мең тонна бөртеклеләр урып-суктырылган. Уртача алганда, һәр гектардан 40,4 центнер уңыш чыккан. Узган елгы белән чагыштырганда бу өч мәртәбә күбрәк дигән сүз. 2021 елны бер гектардан уртача 15,4 центнер уңыш алынган булган.
“Хәзер барлык көчне кырлардагы ашлыкны җыеп алуга юнәлдерү мөһим”, – дип искәрткәннәр Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендәгеләр.
Нет комментариев