Татарстанда урамда сәүдә иткән өчен штрафларны арттырырга планлаштырыла
Татарстан Дәүләт Советына урамда сәүдә иткән һәм билгесез урыннарда күңел ачулар оештырган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектын керттеләр. Документ республика парламенты сайтында чыкты.
Җәзаны катгыйландыру зарурлыгы гамәлдәге штрафларның «зур булмавы» белән аңлатыла, ә бу, үз чиратында, «хокук бозучыларга тиешле йогынты ясамый».
Билгесез урыннарда күңел ачу хезмәте күрсәткән өчен штрафны гражданнар өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 10 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 250 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев