Республика клиник дәваханәсенә үткән ел 96 мең кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
2022 ел дәвамында биредә 54 мең кеше ятып дәваланган, барлыгы 30,5 мең операция ясалган, 7,6 мең хатын-кыз бала тапкан.
Узган ел 130 пациентка бавыр һәм бөер күчереп утыртылган. Иң катлаулы операцияләрдән булган трансплантация соңгы биш елда 4 тапкыр күбрәк ясалган. Бу – Россия төбәкләре медицина учреждениеләре арасында иң яхшы күрсәткеч.
Республика клиник дәваханәсе советы, узган елга нәтиҗә ясап, әнә шундый саннар китергән.
Нет комментариев