Татарстанда кайчан яңгырлар көтелә?
Татарстан хәзер — антициклон үзәгендә. Бүген төнлә салкын булды, кайбер районнарда һава температурасы −14 градуска кадәр төште. Әмма бүгеннән җылыта башлаячак.
«Хәзерге вакытта һава агымнары төньяктан көньякка таба алышынды. Безгә җылы һава үтеп керә башлады. Көндез ул кояш белән тагы да җылына», — дип сөйләп үткән метеоролог. Аның әйтүенчә, антициклон озак дәвам итмәячәк. Инде якшәмбедә үк явым-төшем көтелә. Якын араларда +5 градуска кадәр җылытачак. Һава температурасы көннән-көн артачак. Башлангыч фаразларга караганда, киләсе атна башында +8 градус булачак. Хәзер әле кар бик акрын эри. Соңгы ике көн эчендә нибары 1 сантиметр калынлыкта кар эреп юкка чыккан. Яңгырлар кар эрүне тизләтәчәк. Инде әйткәнебезчә, синоптиклар якшәмбедә яңгыр вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев