Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин
Хәбәрләр

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин

21 август төнлә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән көчле итеп яварга мөмкин.

Көндез шулай ук кыска вакытлы явым-төшем фаразлана, кайбер районнарда яшен булуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Һава торышы аязучан болытлы була, җил секундына 14 метр, ә яшен вакытында 15-20 метрга кадәр фаразлана.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, республиканың көнбатышында +15 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев