Татарстанда яшен һәм боз явуы мөмкин
Бүген Татарстанда боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе һәм яшен көтелә. Бу хакта метеорологларга сылтама белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә җилнең секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе һәм яшен көтелә. Урыны белән боз явачак», – диелә хәбәрдә.
Һава шартлары бозылган очракта, ведомство хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә торак пункт чикләреннән ерак юлга чыгудан тыелырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Шулай ук кече судно хуҗаларына суга чыгудан тыелырга, һава шартларын исәпкә алырга, үзләре белән һәрвакыт коткару, элемтә һәм навигация чаралары йөртергә, берүзләренә генә балык тотмаска кушылды.
Җил көчәйгәндә пыяласыз балконнан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне ябарга кирәк. Көчле җилдән зыян күрүдән саклану өчен бина эчендә яшеренергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев