Татарстанда ялларга җылыта
Хәбәрләр

Татарстанда ялларга җылыта

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

Татарстанда яллар алдыннан температура фоны сизелерлек күтәреләчәк. 

22 декабрь, ягъни пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -13..-18 градус, ә аязган вакытта -19..-24 градус булачак. Әмма көндезге сәгатьләрдә төбәктә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин, һава -2..-7 градуска кадәр җылыначак. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, тәүлекнең якты вакытында көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исә торган талгын җилнең тизлеге секундка 15-17 метрга кадәр көчәя башлаячак.

23 декабрь, җомга көнне, метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстанда кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлекле көчле җил фаразлана. Юлларда бозлавык катачак. Төнлә -2..-7 градус, көндез -2.. +3 градус җылылык көтелә.

Татар-информ
Фото: wallhere.com


Нет комментариев