Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы түбән атмосфера басымы йогынтысында формалашачак. Һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр көтелми.
Бүген, 17 февральдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы була, урыны белән кар ява. Һава температурасы төнлә һәм иртән -6..-8 градус, аязганда -11 градус, көндез - 5..-7 градус була. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтимал.
Суббота һәм воскресенье, 18 һәм 19 февральдә, Татарстанның аерым районнарында томан төшәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16 градус, аязганда -20 градус көтелә. Көндез -6..-12 градус була, диелә хәбәрдә.
татар-информ
Нет комментариев