Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алган
Экспертлар төбәкләрнең социаль-икътисади хәлен, хезмәт базарының торышын, халыкның матди иминлеген, фәнни-техник үсешен һәм халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын бәяләде.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшәү сыйфаты буенча рейтингта 68,184 балл белән дүртенче урынны били. Экспертлар, шул исәптән, төбәкләрнең социаль-икътисади хәлен, хезмәт базарының торышын, халыкның матди иминлеген, фәнни-техник үсешен һәм халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын бәяләде. Рейтингны РИА Новости белгечләре әзерләде. Рейтингны Мәскәү (83,604 балл) җитәкләде, икенче урында - Санкт-Петербург (81,769) балл. Шулай ук, иң имин төбәкләр өчлегенә Мәскәү өлкәсе (73,187 балл) дә кергән.
Рейтингның бишенче урынында, Татарстаннан соң ук Ханты-Манси автономияле округы - Югра, алтынчы урында - Ямал-Ненец автономияле округы. Башкортстан, 58,940 балл җыеп, 13 нче урынны алды. Рейтингны Ингушетия (23,590), Еврей автономияле өлкәсе (22,851) һәм Тыва Республикасы (21497) йомгаклый.
Идел
Фото: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев