Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырган

Урып-җыю кампаниясе барган 43 районда уртача уңыш гектарыннан 31,7 центнер тәшкил итә. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

7 августта гына да Татарстанда 114 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, районнар һәм хуҗалыкларда уртача уңыш аерыла. Әйтик, Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында күрсәткеч гектарыннан – 48 центнер, ә Минзәлә, Аксубай һәм Зәй районнарында 39 центнердан артып китә.

2 августта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлары буенча, 212 мең гектарда урып-җыю эшләре үткәрелгән, 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Элегрәк республика җитәкчесе эшләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм, яңгырлы һава торышын исәпкә алып, урып-җыю кампаниясен вакытында тәмамларга кушкан иде.

 

 

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев