Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкирмәннең “Көмеш” балалар фольклор коллективы йолаларны, элгәреге җыруларны барлый

“Көмеш” балалар фольклор коллективы 2013 елда Ташкирмән төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оешып китә.

Ансамбльнең җитәкчесе Сабанаева Валентина Михайловна балаларда туган телгә, гореф-гадәтләргә, традицияләргә мәхәббәт уяту өстендә зур эш алып бара Бүгенге көндә ансамбльда 8 бала шөгыльләнә.

Әлеге коллективның максаты - керәшен халкының, туган авылларының онытылган йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, алар белән тамашачыларны таныштыру, төрле чараларда чыгыш ясау.



«Көмеш» фольклор ансамбленең репертуары керәшеннәрнең халык җырларыннан һәм биюләреннән тора, аларның күбесен җирле әбиләр башкарган.

«Көмеш» балалар фольклор ансамбле ел дәвамында халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән тамашачыларны сөендереп тора. Коллективта катнашучылар тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән, елдан-ел тамашачы мәхәббәтен яулый, төрле фестивальләр һәм конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.

Шунысын әйтергә кирәк, Ташкирмән авылы Лаеш районының “Бер юл – өч халык” дигән туристлык маршрутына да керә. Туристларны каршылауны да «Көмеш» балалар фольклор ансамбле башкара. Алар бик теләп туристларны туган авыллары тарихы, керәшеннәрнең культурасы, сәнгате, һөнәрчелеге һәм көнкүреше белән таныштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев