Лаеш районы Ташкирмән төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Көмеш» оста куллар түгәрәгендә ясалган матрешкаларны һәркем сокланып карый.
Түгәрәктә керәшен матрешкалары ясаганнар. Җитәкчеләре Валентина Сабанаева һәр матрешканы эскиз буенча, керәшен костюм комплекслары кергән китаплардан, керәшен ансамбльләрендәге солистларның костюмнарыннан карап ясаткан. Аларның һәммәсе уникаль, бер-берсен кабатламый .

Иң беренче, булачак матрешканың эскизларын ак биткә төшереп, аннары әзер фигурага күчергәннәр.

Аннан эшнең иң җаваплы өлеше - матрешканы акрил буяулар белән буяу башлана. Матрешка ясау бик күп вакыт һәм түземлек тәлап итә.

Нет комментариев