Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Танылган карендәшебез, журналистика ветераны Диплом белән бүләкләнде

Түбән Кама шәһәрендәге «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин, милли көрәшне массакүләм мәгълүмат чараларында иң актив пропагандалаучы журналистларның берсе буларак, республика көрәш федерациясенең Дипломы белән бүләкләнде.

Карендәшебезгә бу бүләкне Казанның «Ак барс» көрәш сараенда, «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призлары өчен булган турнирны ачу тантанасында, Татарстан дәүләт советы Рәисе урынбасары, республика көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

Виктор Шадринның журналистлык стажы — 50 елдан артык. 1973 елның көзендә армиядән кайтуга, Балтач район газетасы редакциясендә корреспондент булып эшли башлый. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген читтән торып тәмамлый. 1983 елның январеннан бирле — Түбән Камада: башта — редактор урынбасары, аннары — редактор. Балтачта да, Түбән Камада да аның иң яратып яза торган темаларыннан берсе — спорт, аеруча көрәшне үстерүдәге уңышлар һәм проблемалар турында күп яза. 

2016 елның сентябрендә «Шинник» спорт комплексына матбугат хезмәте җитәкчесе булып күчте. Ике телдә дә бертигез оста язучы буларак, аның язмалары рус һәм татар телләрендәге газеталарда чыга.

Ул танылган журналист кына түгел, татар һәм рус телләрендә бер дәрәҗәдә оста сөйләүче спорт комментаторы да әле. 1984 елдан бирле, Түбән Кама Сабантуйларында һәм республика көрәш турнирларында алыштыргысыз алып баручы, бу вазифаны Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрау бәйрәмнәрендә, шулай ук, федераль Сабантуйларда да күп мәртәбә башкарды.

Татарстанның атказанган культура хезмәткәре, республика журналистларының «Бәллүр каләм» («Хрустальное перо») бүләге иясе Виктор Шадрин — җиде китап авторы. Алар арасында спортка багышланганнары да бар, ә икесе — Мамадыш районындагы керәшен авыллары тарихы турында: «Гасырлар кичкән Колышчы» һәм «Мягкое золото» Мамадышской земли». Бу очраклы түгел, чөнки карендәшебез — Түбән Кама керәшен җәмгыятенең президиум члены, шулай ук, Түбән Каманың Мамадыш якташлыгы председателе урынбасары (үзенең тамырлары бу районның Колышчы авылына барып тоташа). Менә шулай, төп хезмәте белән беррәттән, җәмәгать эшчәнлегендә дә активлык күрсәтә ул.

Фотода: Марат Әхмәтов Виктор Шадринга Диплом тапшыргач.
Фото — көрәш федерациясе сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев