Талантлы Амелия Павлова укуда да, иҗатта да алдынгы - видео
Чаллы кызы Амелия Павлова Санкт-Петербург шәһәрендә керәшеннәрнең «Балтырган» җыруын башкарган.
Амелиянең әтисе Валерий Павлов чыгышы белән Зәй районың Кабан Бастырык авылыннан. Ул кечкенә чакта ук гаиләләре Тукай районының Яңа Бүләк авылына күченгән һәм Валерийның үсмер чагы шунда узган. Әнисе Роза Әхмәдиева Азнакай районында туган. Бүгенге көндә Павловлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәрендә яши.
Амелия үзе дүрт яшеннән сәхнәдә җырлый башлый.
- Мин Чаллы шәһәренең 1нче балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлегендә укыйм. Кечкенәдән вокал белән шөгыльләнәм. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты. Салют Талантов «Artcon»ның 12нче суперфиналы лауреаты. Шәһәр һәм Тукай районы концертларында, чараларында актив катнашам. Быел Санкт-Петербургта «времена года» Халыкара конкурс-фестивалендә керәшен халык җыры «Балтырган»ны башкардым, 1нче дәрәҗә лауреат булдым һәм гала-концертта катнаштым. Мин татар, рус һәм аеруча яратып керәшен җыруларын башкарам, керәшеннәрнең мәдәниятен һәм иҗатын яратам, – дип сөйләде Амелия.
Амелия күптән түгел Яр Чаллы шәһәре идарәсе тарафыннан укудагы һәм концерт-конкурс эшчәнлегендәге уңышлары өчен Диплом белән бүләкләнгән.
Фотолар Амелия Павлованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев