Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыер саву операторы Мария Таймасова республикада икенче урында

Мария Таймасова Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исемен йөртә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов хәбәр иткәнчә, Хуҗа Хәсәндәге ферманың савымчысы Мария Таймасова Тәтеш районында республика күләмендә үткәрелгән машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә икенче урынны яулаган.

Мария Ильинична Таймасова Кайбычның терлекчелек тармагында 25 ел дәвамында эшли. Тәҗрибәле савымчы ел саен диярлек район буенча үткәрелгән машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә катнашып килә. Быел Багай фермасы базасында үткән бәйгедә дә аңа тиңнәр булмаган. Мария Таймасова әлеге бәйгеләрдә алты тапкыр җиңүгә ирешкән. Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исемен горур йөртүче савымчы 2015 елда республика бәйгесендә беренче урынга чыкты һәм Түбән Новгород өлкәсендә үткәрелгән Россия күләмендәге ярышта икенче урынны яулаган иде.

Үз эшенең остасы, бай тәҗрибәле савымчыТәтеш районында үткәрелгән бәйгедә район данын яклап чыгыш ясады һәм лаеклы рәвештә пьедесталның икенче баскычында урын алды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев