СВО зонасында булган егетләргә ярдәм итүче карендәшебезне бүләкләгәннәр
Махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итүче зәйлелеәрне район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Дәүләт Советы депутаты Айдар Метшин Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр берләшеп егетләргә ярдәм итүгә алынды. Шәһәр һәм районда маскировка челтәрләре үрәләр, тиз пешә торган ашлар әзерлиләр, оекбашлар бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыюда актив эш алып баралар. Бу хакта «Зәй офыклары» яза.
Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда, илтүдә керткән өлеше һәм хәрбиләрнең гаиләләренә булышлыгы өчен керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Валентин Атласов «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фото: Заинск-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев