Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Долгова: “Баласы булмаган кеше үсештән туктый”

Бар яктан да өлгер һәм бик тыйнак Светлана Долгова белән без Зәйгә баргач таныштык. Аның тормыш юлы, яраткан эше, гаиләсе турында сөйләштек.

Хатын-кыз бәхете нәрсәдән гыйбарәт соң? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Бәхет, гомумән, дөньядагы бар нәрсәне дә колачлый кебек. Ә нәфис гүзәл затларыбызның күңеле – киң даладай. Үз эченә нәрсә генә сыйдырмаган… Тормышта хатын-кызның рольләре дә күп. Ул иренә – сөекле хатын, балалары өчен – кайгыртучан ягымлы әни, эшендә – ышанычлы һәм җаваплы хезмәттәш.

Үзен туган якта “тапкан”

Светлана Долгова гаиләсе белән Иске Зәйдә тора. Үзен, чыгышы буенча, әтисенең туган авылы Югары Баграж кызы дип саный. Светлананың балачагы Урман кордонында, чын керәшен мохитендә уза, бәлки шуңадыр да ул үзенең профессиональ юлын туган якны өйрәнүгә багышлый.

“Мама-папа, әби-бабамнар гел кызык әйберләр сөйли иде. Әти хәзер дә кеше белән аралашырга, кунакка йөрергә ярата. Беренче белемем буенча мин – финансист, безнең буын кешеләре күбесе экономист, юрист һөнәрен сайлый иде бит. Ә икенче белемем үземә ошаган юнәлеш буенча булды – “Музей эше”. Читтән торып белем алсам да, югары уку йортын сайлаганда, бик җентекләп, киләчәк өчен файдалы булсын, дип тырыштым”, – ди ул.

Зур эшләр

Светлананың Зәй шәһәрендәге туган якны өйрәнү музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләвенә быел 15 ел тула. Шул вакыт эчендә ирешелгән уңышлары да аз түгел. 2022 елның язында Светлана Долгова һәм музей хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнелгән “Заинск. Погружение в космос” проекты федераль грант откан. Бу Зәй шәһәрендә космос белән бәйле ике экспозиция ачу мөмкинлеге биргән. Ул проектны Мәскәүнең космонавтика мемориаль музее һәм Россия фәннәр академиясе дә хуплап, үз коллекцияләреннән экспонатлар юллаганнар.

“Күптән түгел музейга бер ир белән хатын килде. Экскурсия уздырдым. Алар шахмат буенча Европа һәм Россия чемпионы Зәринә Шәфигуллинаның әтиәнисе булып чыкты. Зәринәнең тыгыз графигында вакыт табып, аны музеебызга очрашуга чакырырга һәм яшьләр арасында шахмат турниры үткәрергә булдык. Әти-әнисе, безнең аша, Зәйдән махсус хәрби операциягә киткән солдатларга гуманитар ярдәм җибәрү акциясенә дә кушылды”, – дип сөйләде Светлана.

Светлана Долгованы, аеруча, югалган авыллар тарихы кызыксындыра. Балачагы узган Урман кордоны да шундыйлардан бит. Әле 40-50 ел элек ул җирдә тормыш кайнаган булса, бүген анда Светлананың папасы Иван дәдәй салдырган часовня һәм чишмә генә тора.

2021 елда Зәй шәһәренең “Школьное” территориаль җәмәгать үзидарәсе председателе булып сайлангач, Светлана Долгова җәмәгать эшенә ныклап кереп китә. Үзе артыннан башкаларны да ияртә. Җирле үзидарәдә төрле чаралар – кросслар, ветераннар белән очрашу, экологик акцияләр оештыра. Шушы вазифаларыннан тыш, Светлана – Зәй керәшен идарәсе члены һәм Урсай авыл җирлегенең дүртенче чакырылыш депутаты.

Кинотеатрда өйләнешкәннәр

Ире Валерий белән 2001 елның февралендә кавышалар. Язылышулары да кызык кына була.

“ЗАГС”та ремонт бара иде, шуңа өйләнешүче парлар шәһәрнең төрле урыннарында язылыштылар. Ә без – кинотеатр залында. “Безнең тормыш я комедия, я мелодрама”, дип, ирем белән гел көләбез инде, – дип елмая Светлана. – Бәйрәм өстәлендә казлар торса да, “ир – баш, хатын – муен” дигән үзгәрмәс кагыйдә безнең гаиләне урап узган, ахрысы. Күп очракта җаваплылыкны үз өстемә алырга, “ир холкы” күрсәтергә туры килә. Ирем, киресенчә, терәгем һәм юнәлтүчем”.

Бүгенге көндә Светлана белән Валерий ике бала тәрбиялиләр: 17 яшьлек уллары Николай һәм 3нче класста белем алучы Катерина. Валерий үзе Сәвәләйдән, чип-чиста керәшен егете. Шуңа балаларына да чын керәшен исемнәре сайлаганнар. Ни кызык, Долговлар нәселендә инде өченче буын рәттән Катерина исеме кабатлана икән.

“Мин үземне яхшы әни дип санамыйм, балаларыма да әйтәм. Мәдәният өлкәсендә эшләү җиңел түгел, кайчак гаиләгә вакыт җитеп бетми. Шулай да улыбыз да, кызыбыз да аңлыйлар, икесе дә мөстәкыйльләр. Кечесе иҗатка тартыла, оста итеп рәсем ясый, ә дәдәе – рациональ, киләчәктә иптәшенә яхшы терәк һәм ярдәмче булыр, – дип куана әни кеше. – Гомумән, балалар булу – бик зур бәхет. Чөнки без – аларны, ә алар безне нәрсәгәдер өйрәтә, күзаллау киңәя. Ә баласы булмаган кеше үсештән туктый, ул рухи яктан ярлы була”

Кешене хис-тәэсирләр баета

Светлана кешене тормышта хисләр, тәэсирләр баета, дип саный. Шуңа күрә алар балаларына илнең, республиканың төрле почмакларын күрсәтергә, аларны кешеләр белән аралаштырырга омтылалар. Узган җәй Пермь якларындагы Көнгер мәгарәләрен күреп кайтканнар. Матур традицияләре дә бар – туган-тумачалары белән җыелып, самавырда кайнаган чәйләр эчеп, табигать кочагында ял итәргә яраталар. “Барың бергә җыелышканда, яшьләр – яшьләр белән, олылар олылар белән генә түгел, әби-бабайлар да оныклары белән аралаша, уртак тел табалар”, – ди Светлана.

Долговлар волонтерлык белән дә шөгыльләнәләр. Зәйнең өр-яңадан яңартыла торган Богоявление Господня чиркәвендә өмәләр уздыралар. Хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү хәрәкәтенә дә кушылганнар. Светлана үзе, макрамэ түгәрәге җитәкчесе буларак, маскировка челтәрләре үрүне оештырган.

Хатын-кыз бәхете

Светлана Долгова – кызыклы шәхес. Аның белән төрле темаларга сөйләшеп була. Очрашуыбыз Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан булгач, гүзәл затташыбыз күңелендә ниләр сакланганын да беләсем килде. Исеменнән үк күренеп тора бит: ул дөньяны яктыртыр өчен, якыннарын янган учактай җылытыр өчен туган. Сөйкемле, энергиясе ташып торган бу кешегә сокланмый мөмкин түгел! Ә хатын-кыз бәхете турында нәрсә уйлый икән ул?

“Һәр хатын-кыз үзенчә бәхетле. Аның бар кеше өчен дә уртак булган формуласы юк. Минем өчен ул – эчке гармониягә ирешү, иҗат потенциалыңны тормышка ашыру, яңа җирләр күрү, кызыклы шәхесләр белән аралашу. Әлбәттә, якыннарымның иминлеге һәм тынычлыгы. Гел үсештә булу да мөһим. Арыган чакта, туктап, ял итә белергә дә кирәк. Үз-үзеңне кайгыртырга онытмасаң, якыннарың да игътибарсыз, яратусыз калдырмас. Һәр хатын-кызның үз бәхетен табуын телим. Бу язлар бары тик шатлык кына китерсен”, – дип тәмамлады ул сүзен.

Шушындый күтәренке кәефтә, без дә, Светлананың сүзләренә кушылабыз. Газетабыз сезгә барып җиткәндә инде Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Март үтеп киткән булса да, нәфис затларга иң нурлы теләкләребезне юллыйбыз. Һәр көнегез бәйрәмдәй якты, матур булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев