Субашта часовня төзелү эшләре тәмамланып килә
Хәбәрләр

Субашта часовня төзелү эшләре тәмамланып килә

Теләче районының Субаш авылы халкы актив һәм бик тырыш.

Әле күптән түгел генә авылның актив халкы ярдәме зиратка кирәк-ярак әйберләрне кую өчен будка куелды.

“Ә хәзерге вакытта часовня төзелү эшләре гөрләп бара. Башлап, оештырып йөрүче Влавдислав Павловка һәм бу часовняны төзүгә үз өлешен керткән барлык кешегә зур рәхмәт”, – дип сөйләде  Нина Егорова һәм шигыри юллар да укып үтте.

Туган авылым булмаса да

Яратам мин Субашын.

Якын итәм туганнарны,

Хөрмәт итәм барысын .

Бөтен яктан уңган-булган

Халык яши бит монда

Авыл бетмәс, Алла боерса,

Мондый халык барында


Нет комментариев