Субаш авылындагы керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләре
Хәбәрләр

Субаш авылындагы керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләре

Теләче районының Субаш авылындагы йөз еллык тарихы булган бизәнү әйберләре. Алар Зоя Ивановна Павловада саклана.

Түшлек — күкрәкнең алгы өлешен тоташтан каплап тора торган, тәңкәләр белән бизәлгән бизәнү әйбере. Элек хатын-кызлар аны саклавыч итеп тә кулланганнар. Көмеш тәңкәләр, төрле ташлар кулланып ясаганнар.

Сырга — алка. Ул хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында киң кулланылышта булган. Аларны олы сырга, кечти cыpга дип тә аерып йөрткәннәр.

Тәңкәле беләзек. Беләзекләр ясаганда осталар бөтөрле технология – коюдан алып бизәкләүгә кадәр кулланганнар. Аны ясау өчен төп материал буларак көмеш алынган.

Зоя Павлова фотолары


Нет комментариев