Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Советлар Союзы Герое, Казаклар-Чаллысы җегете - Валентин Иванов турында фактлар

1943 елның 17 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Валентина Ивановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә

Валентин Прокопьевич Иванов 1911 елның 19 августында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туа.

1924 елда тулы булмаган башлангыч мәктәпне тәмамлый, 1939 елда «Урта мәктәпнең математика укытучысы» белгечлеге ала (дипломда шулай язылган).

1940 елда Валентинны Кызыл Армия сафларына алалар. Башта ул артиллерия частьларында разведчик буларак әзерлек уза, аннан кече лейтенантлар хәзерләү курсларында укып имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм артиллерия взводы командиры итеп билгеләнә.

1941 елның матур иртәсендә коточкыч сугыш башлана. Валентин Иванов, беренче көннәрдән үк үзенең орудиеләре белән чигенүче частьларны каплап, сугышның иң куркыныч өлешенә керә.

Сталинград янындагы каты сугышлар аның тәҗрибәле, таләпчән һәм кыю командир буларак формалашуын тизәйтә. Бу ут казанында могҗиза белән генә исән калган гвардия өлкән лейтенанты Иванов, 1 нче артдивизиянең 167 нче гвардия артиллерия полкы составында, Воронеж фронтының 60 нчы армиясе сафында, аннан - Курск дугасында дивизион батальон командиры буларак катнаша. Аның батареясы астында дистәдән артык фашист танклары юк ителә. Шушы батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.Тик аның төп сугышы алда була әле.

1943 елда Днепр елгасы буендагы сугыш Валентин Ивановның тормышындагы иң мөһим хәрби операцияләрнең берсе була. Фашистлар безнең гаскәрләрне суга кысрыклап чыгарырга һәм шунда юк итәргә тырышалар. Плацдармдагы сугышларда Валентин Иванов җитәкчелегендәге дивизия ике артиллерия һәм биш миномет батареясын, 26 пулемет оясын, 36 станоклы пулеметны, 7 блиндажны, дошман пехотасы полкына бер өлешен юк итә.

Днепр аръягында 60 нчы армиянең 3 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасының 24 артиллеристы Советлар Союзы Герое исеме ала. Алар арасында безнең якташыбыз өлкән лейтенант Валентин Иванов та бар. 1943 елның 17 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Валентина Ивановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Аннары Киев, Житомир, Сандомир плацдармы, Сан елгасы аша кичү өчен дә каты сугышлар була. Висла елгасы аша совет гаскәрләренең кичүен уңышлы оештырганы өчен Валентин Иванов Александр Невский орденына лаек була. Валентин Прокопьевич Иванов Дрезден өчен сугышларда катнаша, пушкалары белән Эльба ярларына кадәр барып җитә. Бөек Ватан сугышы гвардия майоры Валентин Иванов өчен Прага шәһәрендә тәмамлана.

1945 елның ноябрендә демобилизацияләнеп, Кызыл Армиянең 34 яшьлек майоры Казанга кайта. Сугыштан соңгы беренче сайлаулар вакытында РСФСР һәм ТАССР Югары Советына аны сайлау комиссиясе рәисе итеп билгелиләр. Шуннан соң Иванов Казанның Бауман һәм Совет районнарының төрле учреждениеләрдә һәм мәктәпләрендә эшли. Башкортстанда һәм Ульяновск өлкәсендә һәм Краснодар краенда математика укыта, мәктәп директоры итеп дә билгеләнә. Тик еш кына сәламәтлеге борчый башлый: фронт яралары үзләре турында гел искә төшереп торалар.

Валентин Иванов 1993 елның 15 декабрендә бакыйлыкка күчә. Яшел Үзән янындагы Гарин зиратында җирләнгән. Зиратта Советлар Союзы Герое истәлегенә мемориаль плитә урнаштырылган.

Валентин Прокопьевич Ивановка туган авылы - Казаклар-Чаллысында бюст урнаштырылган, авылның бер урамы аның исемен йөртә.

Автор: Марина Скворцова язмасы тәрҗемә ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев