Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар 23 февральдә һава торышы начарлануы турында кисәтте

Татарстанда салкыннар булачак, атна уртасында һәм азагында республикага көчле явым-төшем, җил һәм буран көтелә.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 февральдә Татарстанда бераз кар фаразлана. Төнлә һава температурасы -10..-15 градус, урыны белән -19 градус, ә көндез -4..-9 градус булачак.

Киләсе ике көндә кар, урыны белән буран булырга мөмкин. 23 февральдә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 22 февральдә һава температурасы -10..-15 градус, ә көндез – -5..-10 градус. 23 февральдә көндез һава температурасы -10 градустан артмаячак, ә төнлә аязганда -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Әмма явым-төшем икенче көнне үк туктаячак. Һава температурасы төнлә -19..-24 градус, ә көндез -10..-15 градус фаразлана.

«25 февральдә һава торышы кабат үзгәрәчәк. Чираттагы көнбатыш циклон һәм аның атмофера фронтлары якынаю белән республиканың көнбатыш районнарыннан башлап кар, буран һәм көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -12..-17 градус, аязганда -22 градус фаразлана, ә көндез -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк, диелгән синоптикларның якынча фаразларында.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев