Сергей Димитриев: Максатыбыз – Кукмарада  гына түгел, авылда да халыкны эшле итү, авылларны саклау
Хәбәрләр

Сергей Димитриев: Максатыбыз – Кукмарада гына түгел, авылда да халыкны эшле итү, авылларны саклау

Кукмара районы авыл­ларының ныклыгы, төзекле­ге белән аерылып тора

"Кайда эш яхшы оештырылган, кайда хезмәт хакы югары, кайда пай өлешенә тиешлесен бирәләр – шул  җирлекләр үсә. Безнең районда авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм кече бизнес бергә эш­ләргә, үсәргә тиеш дигән бурыч куелды. Башкача була алмый. Бөтен социаль  объектлар  төзелгән булып та (әл­бәттә, алары да кирәк),  бизнес булмый, авыл хуҗа­лыгы үсми, хезмәт хакы тү­ләнми икән, авылның килә­чә­ге юк. Бөтен кешегә дә  ашарга, киенергә, туенырга кирәк. Безнең районда да үсеш туктаган җирлекләр бар иде. Әйтик, Ныртыда кайчандыр 8000 кеше яшә­гән, бүген анда 700 кеше яши. Заманында мәктәбендә генә 600 бала укыган! Авыл бетә бит дип, шуннан чыгып киткән кешеләр белән җые­лып сөйләштек, эш кузгалды. Танылган Мадъяровлар белән сөйләшеп, аларны иске фермаларны алырга күн­дердек. Анда күркә үс­терә­ләр. Максатыбыз – Кукмарада  гына түгел, авылда да халыкны эшле итү, авылларны саклау.  Безнең план буенча, районда  киләчәктә чеби һәм күркә кластеры үсәчәк. Кем кошчылык белән шө­гыль­лә­нергә тели,  шуларга иске фермаларны бирәбез."

ВатанымТатарстан


Нет комментариев