Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй мәктәбе 45 еллыгын билгеләп узды

Быел 5 октябрь Зәй районының Сәвәләй мәктәбе өчен укытучылар көне генә булмады.

Өлкән сыйныф укучылары дәрескә кыңгырау шалтырау белән кабинетларга ашыктылар. Бәйрәм көнендә алар укытучыларын алыштырды. Актлар залында мәктәпнең 45 еллык юбилеена багышланган чара үтте.

Чарада Сәвәләй мәктәбендә эшләгән һәм ветеран укытучыларны искә алдылар. Бәйрәм җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Сәвәләй җирлегендә үсеп, зур данга ирешкән кешеләр дә җитәрлек. Алар арасында эстрада җырчысы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты, “Моңлы Чаллы” театрын оештыручы һәм аның җитәкчесе Виталий Агапов, техник фәннәр кандидаты, СССРның атказанган уйлап табучысы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Г.Белышев, полковник, 1947−1983 елларда дипломатик хезмәткәр, тышкы разведка хезмәткәре,1938−1948 елларда ТАССР Югары Советы депутаты К. Долгов, Татарстан телевидениесен оештыручыларның берсе, 1946−1952 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиофикация, 1958−1962 елларда Радиотапшырулар һәм телевидение комитетлары рәисе,1963−1973 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты нәшрияты директоры ,“Почет билгесе” ордены кавалеры М. Долгов, ветеринария фәннәре кандидаты, профессор, 1925−1972 елларда Омск ветеринария институтының гистология кафедрасын оештыручы һәм җитәкчесе А.Ефимов, протоиерей, миссионер, этнограф, җәмәгать эшлеклесе,1915−1917 елларда “Дус” керәшен газетасы мөхәррире С.Матвеев бар. 

Матур яши, алга карап яши бүгенге Сәвәләй. Тормыш яңара, авыл яшәрә, төзелеш кайный, димәк, Сәвәләйнең киләчәге матур.

Фәннур Миникаев, Зәй офыклары

Фото: Сәвәләй мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев