Сәвәләйдән тырыш, үрнәк гаилә – Лавровлар
Гаилә! Йөрәк түрендә урын алып тора бу тылсымлы сүз.
Гаилә - ул ике язмыш бергә кушылып, бишектә әнисенең бишек җырына йоклап яткан сабыйдан башлана. Гаилә - әби, бабай, әти, әни һәм балалар… “Һәр гаилә аерым бер дәүләт диләр, без дә Лавровлар гаиләсен бәләкәй генә бер дәүләткә тиңләр идек. Бу гаиләдә дус тату булып 5 кеше яши. Гаилә хуҗасы Василий Лавров бик тырыш, мал җанлы кеше. Гаилә учагын сүндерми саклаучы кадерле әни – Эльвира Лаврова. Эльвира Анваровна бүгенге көндә Сәвәләй урта мәктәбендә укыта. Берсеннән берсе уңган, тырыш тупырдап торган өч бала үстерәләр алар.
Кызлары Элина бик җитез. Ул Әлмәт шәһәрендә белем ала. Уртанчы уллары Денис бу ел тугызынчы классны тәмамлады. Бик сәләтле, тырыш егет. Кече уллары Данил мәктәптә башлангыч сыйныфта укый. Лавровлар гаиләсен кайсы яктан гына алсаң да мактап торырлык. Алар гел бердәм. Эштә дә, ял иткәндә дә гел бер-берсен тыңлап, хөрмәт итәләр. Сәвәләйдә матур тырыш гаиләләр күп. Иң мөһиме яшь гаиләләр туа тора. Авыл үсә,ямьләнә”,- дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фото гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев