Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә махсус операциядән кайткан егет сетка үрүчеләр белән очрашкан

Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортына Якты күлдән махсус операциядән ялга кайткан егет килеп, сетка үрүче кызлар белән күрешеп, аларның эшләренә югары бәя биргән.

Менә шушы батыр йөрәкле егетләрне күре,п ни өчен һәр көнне эшләгәнне, гуманитар ярдәмне ни өчен җыйганны бик тирән аңлыйсың.

«Ул клуб ишеген ачып керү белән һәрберебезнең күзләре яшьләнде. Япь-яшь егетләребез безнең тынычлык өчен көрәшә. Егетебез үзе дә буш кул белән килмәгән. Сетка үрүче, чәй ясаучы кызларыбызга тәмле чәй, күчтәнәчләр алып килгән.

Барлык булышкан, читтә калмаган һәрбер кешегә бик зур рәхмәт әйтте. «Туган яклардан килгән ярдәм күңелне күтәреп җибәрә, көрәшергә көч өсти», ди. Шушы сүзләрне ишеткәч, рәхәтләнеп әңгәмә коргач,  эшләү дәрте тагын да артты. Тизрәк илгә тынычлык килсен иде, егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар, безнең өчен аларның һәрберсе якын»,– дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фото: Сәвәләй мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев