Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй мәдәният йортында яулыкка багышланган чара узды

Чиккән яулык - яшьлек истәлеге. Анда яз истәлеге дә, җәйге кояш һәм көзге сагыш та, кышкы сафлык та.

Анда ничәмә төс, күпме сер! Сәвәләй мәдәният йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында  яулыкка багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә һәр яулыкның тарихы сөйләнелде. Урта гасырларда яулыклар атаклы шәхесләрнең хәл билгесе булып саналган. 19нчы йөзнең икенче яртысында, өс-баш киеменә карап, кемнең кайсы сыйныф вәкиле икәнен әйтергә мөмкин булган.Өстен катлау сыйныф кешеләре киеме хезмәт ияләре киеменнән тукыма сыйфаты ягыннан да, кыйммәтле бизәнү әйберләренең күп булуы белән дә аерылып торган. Аларны алтын һәм көмеш җепләр белән тегеп, бау,тасмалар белән бизәгәннәр. Һәр яулыкның почмагына хуҗасының исеме чигелә торган була. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк безнең әбиләр, әниләр башларына өрпәк - өчпочмаклы яулык белән тастар - ак киндердән киселгән озынча яулык  бәйләп йөргәннәр. Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулаклар киң таралган, ә өрпәк белән тастар кулланылыштан төшеп калган.Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә.

Һәр хатын-кызның матур итеп киенәсе килә. Бу-табигый ихтыяҗ. Әлбәттә, һәр кешенең  кием шкафында яулыклар булмыйча калмас. Аны килешле итеп бәйли белергә генә кирәк,- ди Ләйлә Сабаева.

Фотолар Сәвәләй мәдәният йортыннан.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев