Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда чиркәү төзеләчәк

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында яшәүчеләр изге, олы эшкә алынды. Ниһаять, авыл халкының чиркәү турындагы хыялы тормышка ашачак.

Чиркәү авылның элекке иске магазин  урынында  булачак.

Узган ялларда чиркәү буласы урында өмә үтте. Авыл халкы, Сарсаз-Багражда туып үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр өмәгә күпләп кайткан иде. Элекке магазин бинасының түбәсе, аның кырындагы йорт сүтелеп, карт агачлар-чүптән чистартылды. Зур эш башкарылды. Техника белән дә ярдәм итүчеләр булды, яшьләр дә өмәдән читтә калмады. Ир-егетләр авыр эшләрне башкарса, хатын-кызлар чүп чыгару, башка эшләр белән мәшгуль булды.

Чиркәү төзеләчәк җирне шушы авылдан чыккан, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче Семен  Большаков бирде. Алар бертуганы Зинаида Ивановна белән спонсоры ярдәме күрсәтергә әзер икәннәрен белдерделәр.  

Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев  уртак көч белән бу эшне дә ахырына кадәр башкарып чыгасыларына ышана.

-Беренче өмәдә 60лап кеше катнашты. Мин аларга бик рәхмәтле, -ди Павел Николаевич.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев