Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары хәрбиләргә булыша

Бу көннәрдә Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы окоп шәмнәре ясау һәм хатлар язу белән мәшгуль.

Укучылар педагоглары, мәктәп хезмәткәрләре белән бергәләп алынды бу игелекле эшкә. Эш башлаганнан алып, бүгенге көнгә кадәр 2300ләп окоп шәме ясаганнар. Аларны җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә, шулай ук якташларга озаталар. Окоп шәмнәре салынган тартмаларга укучылар җылы эчтәлекле хатлар да язып салалар. Бу хакта Новости Заинска хәбәр итә.  

— Өчпочмаклы хатларда балалар солдатларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезнең күңелләренә әлеге хатлар җылылык өстәр дип ышанабыз. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз һәм аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, — ди мәктәп директоры Валентин Мартемьянов.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Мәктәп укучылары үз куллары белән ясалган окоп шәмнәре игелек уты, туган җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәләр.

Фотолар мәктәптән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев