Келәүле районының «Өмет» социаль приютында «Самара өлкәсе халкы» дип аталган чара узган.
Аның максаты: Самара өлкәсендә яшәгән халыкның традицияләренә һәм культурасына хөрмәт тәрбияләү. Балаларга биредә яшәгән халыкның этник составы, культурасы турында презентация күрсәткәннәр. "Натукай" фольклор ансамбле җитәкчесе Надежда Белякова керәшеннәрнең йола-гадәтләре, уеннары хакында сөйләгән. Дуслык көне тәмләп чәй эчү белән тәмамланган.
Нет комментариев