Сәйтәклеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтә
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала.
Менделеевск районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре маскировка челтәрләре үрә, ризыклар әзерли. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Сәйтәк авылында да бу эш бик актив бара. Алар эчке киемнәр тегәләр.
Коры ашлар өчен ит киптерәләр.
“Ир-егетләр безнең ярдәмне, хәстәрлекне, күңел җылыбызны тоярга тиеш, бу аларга көч-дәрт өстәячәк, дип, хатын-кызлар изге эшне бөтен күңелен салып башкара. Авылдашларыбызның моны аңлавына, хуплавына мин бик шат», - ди клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев