Сайлаулар якынлаша
8 сентябрь – Татарстанның VII чакырылыш дәүләт советы депутатларын сайлау көне.
Үзләрен депутатлыкка күрсәткән 427 кешенең 397се кандидат итеп теркәлгән. «Сайлауда катнашырга теләгән кешеләрнең барысы да андый мөмкинлеккә ия булды. Минем уйлавымча, бу – көндәшлекнең яхшы билгесе», – дип белдергән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе председателе Андрей Кондратьев сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумының чираттагы сессиясендә.
Бу юлы республика дәүләт советына депутатлар сайлауда беренче мәртәбә 17 мең яшь сайлаучы да тавыш бирәчәк.
Дәүләт советына депутатлар сайлау белән беррәттән, республиканың 38 муниципаль районындагы җирле үзидарә органнарына, өстәмә рәвештә, депутатлар сайлау да узачак. 50 депутат – партия исемлекләре буенча, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Республика дәүләт советына депутатлар сайлауда 6 сәяси партия катнашачак. Алар – «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – патриотлар – дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» «Гражданнар инициативасы». Бу партияләр белән бергә, бер мандатлы округларда әле тагын 12 кеше үз-үзен депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев