«Сәяр» ансамбле – «Безнең заман» фестиваленең лауреаты
Питрәч районында республика телевизион иҗат фестиваленең муниципаль этабы узган.
29 сентярбь Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы яшьләр үзәгендә "Наше время – Безнең заман" эшләүче яшьләрнең Х еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленең муниципаль этабы гала-концерты узган. Керәшен Сәрдәсеннән "Сәяр" халык ансамбле катнашып, бәйгенең шушы этабында 2 урынны алып, лауреат булганнар.
"Фестивальдә катнашучыларның һәрберсе җиңүче. Сезгә алга таба да эшегездә дә, иҗатыгызда да уңышлар телим", – дип котлады район башлыгы Илһам Кашапов.
Фестивальдә районның төрле оешмаларында һәм төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләр катнашты. Жюри членнарына "Музыка", "Бию", "Минута славы" номинацияләрендә 17 номер тәкъдим ителгән. "Наше время – Безнең заман" башта районнарда үтсә, аның төп өлеше Казанда зур концерт белән тәмамлана. Шуңа күрә, район этапларында уңышлы чыгыш ясаучыларның 7 ноябрьдә "Пирамида" залында узачак гала-концертта катнашуы көтелә.
Фото: Керәшен Сәрдәсенең социаль челтәрендәге төркемнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев